Казан кооператив институтының
Татар мәдәнияте үзәге
Иң яхшы киләчәк өчен традицияләрне саклыйбыз
Дүшәмбе–җомга
09.00 – 17.00
Казан шәһәре, Николай Ершов ур., 58, каб.1-06
Татар мәдәният үзәге турында
Казан кооператив институтында Татар мәдәнияте үзәге 2019 елның 27 февраленнән эшли башлады. Биредәге сәүдәгәрләр музеенда уникаль экспонатлар: борынгы коръән, шамаильләр, картиналар, фоторәсемнәр, XIX-XX гасырларда кулланышта булган көнкүреш әйберләре – барлыгы 300 дән артык экспонат, репродукцияләр саклана. Экспонатлар арасында Гаяз Исхакый тавышының аудиоязмасы, Татарстанның төрле тарихи урыннарыннан видеоязмалар бар. Шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендә, БДБ һәм чит илләрдә яшәүче татарлар тормышы турында сөйләүче китаплар тупланган. Моннан тыш, Үзәктә татар халкының 100 бөек шәхесенең фоторәсемнәре кергән фотоальбом тәкъдим ителә.
Үзәк җитәкчеләре
Набиева Алсу Рустэмовна
Россия кооперация институты ректоры
Россия кооперация институтының Татар мәдәнияте үзәге Россия, Берләшкән Дәүләтләр Берлеге һәм чит илләрнең татар мәдәнияте үзәкләре арасында үзара хезмәттәшлек итү, татар милли - мәдәни мирасны саклау, үстерү һәм популярлаштыру, яшьләрдә туган телгә, тарихка, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм казанышларны күрсәтү мәйданы.
Традиция - архив түгел, ә инновацион гамәлләр өчен нигез.
Абдуллина Флюра Галимҗановна
Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге Татар телен өйрәтү,татар рухи мирасын популярлаштыру, яшьләрдә милли үзаңны,горурлык хисен тәрбияләүне максат итеп куя.
Конкурс «Тукайга мәхәббәт илә...»
«Тукайга мәхәббәт илә...» дип исемләнгән Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсы, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай шигырьләре буенча 9-11 классларда белем алучы укучылар арасында оештырыла. Гаризалар 2021 елның 22 апреленә кадәр кабул ителә. Катнашу өчен, телефон номерыгызны түбәнрәк языгыз.

Конкурсның Нигезләмәсе
Конкурс «Шәҗәрәм»
«Шәҗәрәм» дигән Бөтенроссия күләмендә уза торган конкурс мәктәп укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмалары арасында үткәрелә. Катнашу өчен гаризалар 2021 елның 22 маена кадәр кабул ителә. Катнашу өчен телефон номерыгызны түбәнрәк калдырыгыз:
«Безнең кавем»
Халыкара татар мәдәнияте үзәкләре фестивале.Дөнҗяның төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар татар зыялылары, эшкуарлары тормышын өйрәнә, аш-су осталары милли ризыкларны пешерү ысулларын күрсәтә, гореф-гадәтләребезне искә төшерә. Катнашу өчен гаризалар 2021 елның 22 октябренә кадәр кабул ителә. Катнашу өчен телефон номерыгызны түбәнрәк калдырыгыз.

Конкурсның Нигезләмәсе
«Хәтерләрне яңартып»
«Хәтерләрне яңартып» чарасы Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннарына багышлана. Яшьләрдә патриотик хис тәрбияли. Катнашу өчен гаризалар 2021 елның 21 мартына кадәр кабул ителә. Катнашу өчен телефон номерыгызны түбәнрәк калдырыгыз:
Татар теле дәресләре
Татар мәдәнияты үзәге татар телен өйрәнү буенча төркем һәм индивидуаль курслар үткәрә.Тулырак мәгълүмат алу өчен телефон номерыгызны түбәнрәк калдырыгыз.
Әлки якташлыгы белән партнерлык
Татар мәдәнияты үзәге «Әлки якташлыгы» оешмасы белән актив хезмәттәшлек итә һәм бергәләп хәйрия һәм истәлекле чаралар үткәрә. "Әлки якташлыгы" КБО әгъзасы булу яки безнең уртак акцияләрдә катнашу өчен, үз номерыгызны түбәнрәк калдырыгыз:
Без нәрсә белән шөгыльләнәбез
Татар мәдәният үзәге татар гореф-гадәтләрен үстерү һәм популярлаштыру буенча актив эшчәнлек алып бара
Экспонатларны һәм ядкярләрне саклау һәм өйрәнү
Истәлекле акцияләрдә, конференцияләрдә һәм форумнарда катнашу
Чаралар һәм күргәзмәләр оештыру
Үзәк буенча экскурсияләр оештыру
Исемле һәм традицион клубларның кураторы
Расписание
Сентябрь
Октябрь
Октябрь
«Татар сәүдәгәрләре һәм меценатларының үткәне һәм бүгенгесе»дип исемләнгән конкурс
15 сентябрь
15:00
15 сентябрь
15:00
«Безнең кавем» Халыкара татар мәдәнияте үзәкләре фестивале
Безнең элемтәләр
Телефон: +7 (905) 020-98-93
Почта: fabdullina30@mail.ru
Казан шәһәре, Николай Ершов ур., 58, каб.1-06
Made on
Tilda